Татарстан Республикасы Милли музеенда «Музейда төн»

2011 елның 13 мае, җомга

     2006 елда Татарстан Республикасы Милли музее Татарстан музейларыннан беренче булып Халыкара музейлар көненә багышланган «Музейда төн» халыкара акциясенә кушылды. Бу вакыттан Казан төнге могҗизаларда катнашучы дөнья картасының яңа ноктасына әверелде. Быел Татарстан Республикасы Милли музее әлеге акциядә алтынчы тапкыр катнаша

     Халыкара музейлар көне барлык дөньяда 1977 елдан бирле 18 май көнне үткәрелә. Җир шарының барлык музейлары да бу көнне үзенчәлекле бер тамаша белән каршы ала. Музейларда «төн» уздырыла. Казаныбызның күп кенә музейлары да бу традициягә тугры калып «Музейда төн» акциясен уздыра. Милли музейда ул 14 майны сәгатҗ 12дән башланып төнге сәгать 3 гә кадәр дәвам итәчәк. Гадәти булмаган экскурсияләр, музей дәресләре, балалар өчен остаханәләр, уен мәйданчыклары....

     Быел «Музейда төн» акциясе Халыкара музейлар көне темасы белән туры килә «Музей һәм хәтер».

     Татарстан Республикасы Милли музеенда беренче тапкыр акция кысаларында Чәй фестивале үтәчәк.

     Татарстан Республикасы Милли музее матди әйберләрне саклаучы гына булып калмый ул халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын да истә тотып аларны популярлаштыра. Шуңа күрә, музейның чәй темасына мөрәҗәгать итүе юкка гына түгел. Көнчыгыш һәм Көнбатыш сәүдә итү юлында чәй иң популяр товар булып саналган. Билгеле булганча Казан әлеге сәүдә юлының үзәгендә торган. Шулай ук музей әүвәлге Кунак сарае бинасында урнашканлыгы да зур ролҗ уйный. Биредә сату-алу эшләре алып барылган. Татар халкының күп кенә йолалары чәй белән бәйле, шулай ук ул республиканың бүтән халыклары өчен дә яратылган эчемлек.

     Фестивальнең кызыклы программасы тамашачыларга чәйнең бүтән якларын һәм серләрен ачачак.

     14 май көнне музей кунаклары бөтен илләрдән килгән төрле-төрле чәй сортлары белән генә танышып калмаячак. Биредә табынга чәй янына куела торган тәм-томнар күргәзмәсе ачыла. Быел беренче тапкыр «Музейда төн» акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Милли музеенда чәк-чәк ярминкәсе үткәрелә. Биредә республиканың танылган җитештерүчеләр продукциясе күрсәтелә.

     Чәк-чәкне икенче төрле «Татарстанның баллы вәкиле» дип атарга мөмкин. Бал белән беркетелгән түгәрәкләр, ире һәм тыкмач юкалыгында, киселгән сызыклар торт, конус, пироженое формасына җыела һәм озак саклана. Чәк-чәк республиканың каршы алучы ризыгы булуы юкка гына түгел. Аны пешерү серләре һәм ысуллары буыннан-буынга килә.

     «Музейда төн» акциясендә дөньядагы чәй эчү йолалары, татарстан чәкчәкләре, экспозициядә маҗаралар, чәй тәм-томнары ярминкәсе белән танышырга һәм «Музей-безнең кочакларда» Flash-mob, балалар коллективы чыгышларына, рок-концертка, фаер-шауга көтеп кала.

     Кунаклар арасында ЛОТЕРЕЯ уйнатылачак.

     Чәй фестивале программасы

     Музейның экспозиция залларында:

12.00 – 18.00 Балалар мәйданчыгында “Чәйле маҗаралар”

12.00 – 14.00 «Чәй яратучылар сәнгате” – балалар иҗат остаханәсе

12.00 – 16.00 “Экспонатлар тарих сөйли”. Фарфор һәм самовар коллекцияләре белән танышу.

12.00 – 18.00 “Чәк-чәк бистәсе”. Чәк-чәк ярминкәсе

14.00 – 15.00 “Җидегән чишмә”. Татарча чәй-эчү традицияләренә багышланган музыкалҗ кунакханә

15.00 – 16.00 Балалар өчен чәй турында кызыклы интерактив хикаят

15.00 – 16.00 Балалар мәйданчыгында бәбиләр йөгереше

15.00 – 18.00 “Музей һәм хәтер”. Яшҗ рәссамнар остаханәсе

15.30 – 17.00 “Чәй юлы”. “Витязь” клубы квест-уены.

16.00 – 22.00 “Татар халкының чәй эчү традицияләре”. Чәй урамында татар чәеннән кытай чәенәчә. Сезне кош теле пешерү серләре буенча осталык дәресе көтә.

17.00, 20.00 “Самовар ни нәрсә турында җырлый?”: “Чәй фәннәре профессоры” Р. Бушков чәй эчү традицияләре турында сөйли.

17.30 – 19.00 “Тормыш эчемлеге”. “Витязь” маҗаралары

19.00 – 20.00 “Хәттмн ашкан чәйләү”. КФУ студентлары уены

23.00 – 02.30 “Чәй төнендә төш”. “Лориэн” театры гала конөерты.

00.00 – 02.30 “Төнге урман өреге”. “Ел фасыллары” күргәзмәсендә видеоинстолляция.

     Музей ишек алдында:

15.00 – 17.00 “Алтын Урда чәе”. Шәрекның күчмә халыклары яши торган тирмәгә сәяхәт, түрк чәе белән сыйлау.

17.00 – 21.00 “Көнчыгыш – Көнбатыш диалогында чәй эчү”. Дөньядагы чәй эчү йолалары белән танышы.

     1 Май мәйданы:

12.00 – 15.00 “Без чәй янында күңел ачабыз: җырлыйбыз да биибез!”. Казан шәһәренең балалар коллективы концерты.

12.00 – 21.00 “Чәй кәрваны”. Сәнгать эшләнмәләре, чәй һәм савыт-саба ясауосталары ярминкәсе.

12.00 – 15.00 “Музей һәм хәтер”. Яшь рәссамнар остаханәсе.

17.00 – 02.30 “Бәхетле очрак”. Фольк һәм рок төркемнәр концерты.

18.00 – 21.00 Музей маршруты. ТР ММ филиалларына автобуста экскурсияләр.

19.00 “Кәрвансарайхәзинәләре”. Лотерея уеннары

21.00 “Музей – безнең кочакларда”. Flash-mob.

22.30 «Чәй бәйрәме төне күләгәләре». Музей диварына арт-проекция.

01.00 “Шәрек балкышы”. Кёкусинскай карате Федерациясе чыгышлары һәм Фаер-шоу.

01.00 Велосипед узышын каршы алабыз!

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеТР Милли музееның редакция-нәшрият бүлеге  матбугат үзәге ярдәме белән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International