9-12 апрельдә алар Төмән өлкәсе һәм Ханты-Манси автоном округының зур шәһәрләре – Сургут, Нижневартовск һәм Төмәндә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле гастрольләре узачак. Себер турнесы ансамбльнең 80 еллыгына багышлана һәм юбилей елында Россия һәм чит илләрдә узачак чыгышлар циклын башлап җибәрә.
Апрель ае гастрольләре узачак шәһәрдә яшәүчеләр Татарстан ансамбленең иҗаты белән яхшы таныш. “2007 елдан башлап без Сургут, Нижневартовск, Төмәнгә – татарлар күпләп яшәгән шәһәрләргә даими барабыз, - дип сөйли ансамбльнең директоры Юрий Жуков. – Аларда җирле татарлар автономиясе дә көчле, алар гастрольләрне оештыруда актив булыша. Өстәвенә, Ханты-Манси автоном округы белән Татарстан арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Безнең Себердә уза торган концертларда заллар һәрчак тулы була”. Аның сүзләренчә, 9 апрель көнне Сургуттагы концерт “Нефтяник” сәнгать сараенда узачак. 10 апрель көнне татарстанлылар шәһәрнең 45 еллыгы кысаларында, Нижневартовскида чыгыш ясаса, 12 апрель көнне Төмәндә концерт бирәчәк.
Себер шәһәрләрендә күп милләт вәкилләре яшәүне истә тотып, коллектив быелгы гастрольләр өчен махсус программа әзерләгән. Аңа рус, грузин, чех, болгар, венгр, украин, төрекмән җырлары һәм биюләре кергән. Совет җырлары, сугыш чоры композицияләре булачак, ә ахырда без сәхнәгә Георгий Ковтун куйган “Изге бакча” спектакленнән өзек күрсәтәчәкбез.
Быел коллектив Россия шәһәрләре, БДБ һәм ерак чит илләрдә (Төркия, Казакъстан, Белоруссия) чыгыш ясарга җыена. Җәй көне артистлар Әстерханда узачак федераль Сабан туенда катнашачак, елның икенче яртысында юбилей программасы Мәскәүдә күрсәтеләчәк.
Данлыклы коллективны Татарстан авылларында да күрә алачаклар. Ансабль авыл Мәдәният йортларында да концертлар бирергә ниятли. Ел дәвамында алар республиканың балалар йортлары һәм дәвалау учреждениеләрендә дә 15 концерт күрсәтәчәк. Юбилей елы декабрь аенда М.Җәлил исемендәге Казан дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә зур концерт белән тәмамланчак.