«Әкият» курчак театры Сахалин кунакларын каршы алды

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

“Әкият” Татар дәүләт курчак театры Сахалин курчак театры артистларын каршы алды. Кунакларны театр мәйданчыгында каршы алдылар, ә Татар кызы курчагы аларны чәкчәк белән сыйлады.

“Без сезне кунакчыл Татарстан җирендә күрүебезгә бик шатбыз. Ике шәһәр тамашачылары өчен дә бу гастрольләр проекты яңа театрлар белән танышу мөмкинлеге. Шуңа да хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятлибез”, - дип сәламләде кунакларны театр директоры Роза Җаббарова.

“Безнең труппаны җылы каршы алуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт”, - дип белдерде Сахалин курчак театры директоры Антонина Добролюбова.

Искәртеп узабыз: Сахалин артистлары 7, 8, 9 апрель көннәрендә “Әкият” курчак театры сәхнәсендә: Е.Намаконова шигырьләре буенча “Мы летели на диване...” һәм С.Козловның “Я Люблю Вас, Ромашка” спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

14, 15, 16 апрель көннәрендә исә, “Әкият” курчак театры артистлары Сахалин шәһәрендә “Өч кыз” (А.Хаиров) һәм “Идет Коза рогатая” (М.Протасова) спектакльләрен күрсәтә.

Әлеге гастрольләргә бәйле рәвештә, иртәгә 9.30да “Әкият” курчак театрының Кече залында матбугат конференциясе була. Анда Казан театрының директоры, РФ һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Җаббарова, баш режиссер,  РФ һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Зиннуров, Сахалин курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Сахалин өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Антонина Добролюбова, Сахалин курчак театрының югары категорияле артист-курчак йөртүчесе Евгения Тодика катнаша.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International