18-20 май көннәрендә Казанда “HALAL WEDDING – Беренче республика туй фестивале” узачак. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөслимәләр берлеге, “Туган Авылым” милли комплексы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Россия Мөселман дизайнерлары берлеге оештыра.
Проектның максаты һәм бурычлары – хәмерсез гаилә тантаналарын популярлаштыру, гаилә кыйммәтләрен һәм Россия халыкларының милли гореф-гадәтләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшь гаиләләрнең иҗади һәм мәдәни потенциалын үстерү, аларны актив социаль-мәдәни эшчәнлеккә җәлеп итү.
Фестиваль программасында никах һәм туй өчен яңа кием коллекцияләрен тәкъдим итү, иҗат коллективлары чыгышы, туй профессионаллары арасында бәйгеләр, дизайнер, стилист, гаилә психологлары, яучылардан остаз дәресләре, “Иң яхшы кияү һәм кәләш” икенче республика конкурсын үткәрү каралган. Шулай ук дегустация, күргәзмә стендлары, балалар зонасы, фотокүргәзмә эшләячәк. Бирегә килүчеләр гаилә хокуклары буенча белгечләр, гаилә психологларыннан консультация дә ала алачак.