Бүген ТАССРның халык артисты, 51 елдан артык гомерен Казан дәүләт яшь тамашачылар театрына багышлаган Юрий Максимов үзенең 90 яшьлек юбиленн билгеләп үтә. Юбилярны туган көне белән Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова котлады. Шулай ук артистны котларга Казан Яшь тамашачылар театры артистлары, дуслары, туганнары да килгән иде.
Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Юрий Максимовка нык сәламәтлек, озын гомер теләде. “Без Казан дәүләт яшь тамашачылар театры иҗатын һәрдаим күзәтеп барабыз. Сез уйнаган спектакльләрне дә бик яратып карый идек. Сезнең театрга булган мәхәббәтегез яшь актерлар буыны өчен үрнәк булып тора”, - дип белдерде.
Белешмә өчен. Юрий Александрович Максимов 1927 елда Казанда туган. Казан дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә 51 елдан артык уйнаган. Шул дәвердә 200ләп роль башкарган. А.Н.Островскийның “Как закалялась сталь” спектаклендә Сергей Брузжак, В.Гюгоның “Отверженные” әсәрендә – Мариус, А.Н.Островский “Гроза”сында – Борис, К.Машадуның “Похищение луковиц” спектаклендә Хамелеон, Ю.Клемановның “Белокурая бестия”сендә Майор Дейтмар, Ю.Горбатовның «Одна ночь» спектаклендә – Яков, А.Афиногеновның «Машенька»сында - Виктор Тулпенский, А.Н.Островскийның «Бесприданница»сында – Карандышев бу артист башкарган рольләрнең бик азы гына. 1975 елда аңа “ТАССРның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелгән.
1994 елда пенсиягә киткәннән соң да Ю.Максимов театр турында онытмаган, барлык премьераларын карап барган, ветераннар белән очрашуларда, тамашачылар белән иҗат кичәләрендә актив катнашкан.