Казанда республиканың кече шәһәрләрендә урнашкан театрларны үстерү турында сөйләштеләр

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Кичә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстан Республикасының кече шәһәрләре театрлары җитәкчеләре утырышы үтте. Ул республиканың 300 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрендә муниципаль театрларның иҗади эшчәнлегенә булышу өчен федераль партия проекты буенча бүленә торган субсидияләр кысаларында башкарылган эшләргә багышланган иде.

Федераль проект турында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” Бөтероссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, “Бердәм Россия” Бөтероссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы Президиумы әгъзасы Римма Ратникова, Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сөйләде.

Бу проектка К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин кураторлык итә.

Республиканың барлык кечкенә шәһәрләрендә урнашкан театр җитәкчеләре белән аралашуда әлеге театрларны үстерү, репертуар, аларда матди-техник тәэмин ителеш мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International