2017 елның гыйнвар аенда Татарстан Мәдәният министрлыгы ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, дәүләт һәм муниципаль китапханәләр белән берлектә гамәлгә ашыра башлаган республикада Бердәм укучылар билетын кертү буенча проект тулы куәтенә эшли. Бүгенге көндә 1400дән артык китапханә укучыларга бердәм билет буенча хезмәт күрсәтә. Искәртеп узабыз: республика китапханәләрендә гражданнарга хезмәт күрсәтүне гадиләштерүгә йөз тоткан проект 2010 елдан бирле тормышка ашырылган “Татарстан Республикасы Милли китапханәсе” дәүләт мәгълүмат системасының бер өлеше булып тора.
Бердәм укучылар билеты шәхси штрих-кодлы пластик карта рәвешендә. Ул китапханәләрнең берсендә теркәлгән укучыга бөтен республика китапханәләр челтәрендә яңадан теркәлмичә хезмәт күрсәтү мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, укучыга билет белән бергә “Татарстан Республикасы Милли китапханәсе” порталындагы шәхси кабинетка һәм Татарстанның дәүләт һәм муниципаль китапханәләрдәге бушлай Wi-fiга логин һәм пароль дә тапшырыла.
Бүгенге көндә “Татарстан Республикасы Милли китапханәсе” дәүләт мәгълүмат системасында барлык республика һәм муниципаль китапханәләрнең бердәм китап базасы формалаштырылган. Шуңа бәйле рәвештә, порталдан файдаланучы өеннән чыкмый гына үзләрен кызыксындырган китапны эзли һәм аңа заказ бирә ала. Моннан тыш, ул “Татарстан Республикасында Электрон белем бирү” системасы да берләштерелгән. Моның ярдәмендә укучыларын теркәү автомат режимда башкарыла.
Әйтергә кирәк, ел башыннан “Татарстан Республикасы Милли китапханәсе” дәүләт мәгълүмат системасында 54 меңнән артык граждан теркәлгән. Аларга 23 меңнән артык Бердәм укучылар билеты бирелгән. Аны республиканың теләчә кайсы китапханәсендә бушлай алырга мөмкин.