Казанда Татарстан Мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясе лауреатлары игълан ителде

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Кичә Халыкара театр көнендә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2017 елгы “Тантана” театраль премиясе лауреатлары игълан ителде.

Искәртеп узабыз: “Тантана” премиясе ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан җиде ел элек гамәлгә кертелгән иде. Ул ел саен конкурс нигезендә республиканың драма, музыкаль һәм курчак театры вәкилләренә тапышырыла килә. Аны Россиянең “Алтын битлек” премиясенең төбәк аналогы дип атарга да мөмкин. Быел традицион 11 номинациягә тагын берәү – “Балалар өчен иң яхшы спектакль” дә өстәлде. Һәр номинациядә җиңү яулаучыга 50 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

Быел премиянең жюри составында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Казанның танылган театр белгече, Камал театрының әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов, филология фәннәре кандидаты Елена Шевченко, театр тәнкыйтьчесе Айгөл Габәши, ТР Театр әһелләре берлегенең иҗат бүлеге белгече, Казан театр училищесы педагогы Адилә Хәйбуллина, “Сәхнә” журналының баш мөхәррире, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснияр, музыка белгече, журналист, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең җәмәгатьчелек белән элемтә белгече, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сиринә Латыйпова, театр белгече Гөлшат Фәттахова кергән иде.

“Тантана”ның “Ел вакыйгасы” номинациясендә җиңүчене Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова игълан итте. Әлеге исемгә Чаллы дәүләт курчак театрының Илгиз Зәйниев куйган “Сак-сок” спектакле лаек булды. Искәртеп узабыз: ул “Алтын битлек” Россия театраль премиясе номинанты да булып тора. Эльвира Камалова барлык җыелучыларны Халыкара театр көне белән котлады. “Сезгә тамашачылар исеменнән олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сез безне яхшырак итәсез, күңелләрне чистартасыз, тормышыбызны матурлыйсыз”, - диде ул.

 Премия лауреатлары:

Дебют

Әлмәт татар дәүләт драма театры, Диләрә Ибәтуллина, Карлыгач  - “Кибет”, О.Жанайдарова

Буа дәүләт драма театры, Илсур Мортазин, Шәйхи – “Килә ява, килә ява”, Зөлфәт Хәким.

Курчак театрының иң яхшы актеры

“Әкият” Татар дәүләт курчак театры, Фәнзилә Сабирова, Елгыр – “Бүре җиләге”, Р.Зәйдулла.

Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле

“Мастеровые” Рус драма театры” Муниципаль автоном мәдәният учреждениесе, Анна Дунаева, Мария – “Карл и Анна”, Л.Франк.

Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле

Г.Камал исмендәге Татар дәүләт академия театры, Искәндәр Хәйруллин, Мисбах Хаҗи – Җилкәнсезләр, К.Тинчурин.

Иң яхшы хатын-кыз роле

Әлмәт татар дәүләт драма театры, Наилә Нәҗипова, Эльза Александровна – “Син кайда идең”,  Я.Пулинович.

Иң яхшы ир-ат роле

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Рамл Вәҗиев, Нуретдин – “Җилкәнсезләр”, К.Тинчурин.

Иң яхшы эпизодик роль

Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Алия Кәлимуллина, Әби – “Артист”, Р.Зәйдулла.

Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль

М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, Кристина Андреева, Эсмеральда – “Эсмеральда” Ц.Пуни, Р.Дриго.

Актерлар ансамбле өчен

“Угол” иҗат лабораториясе, Елена Калаганова, Эльмира Рәшитова, Павел Густов, Илнур Гарифуллин, Алексей Егоршин, «Единственный берег» Р.Феодори.

Балалар өчен их яхшы спектакль

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, “Тапкыр кәҗә турында әкият” курчак спектакле, Г.Тукай әсәре буенча Р.Сәхәбетдинова инценировкасы.

Ел вакыйгасы

Чаллы дәүләт курчак театры, И.Зәйниевның “Сак-Сок” спектакле.

Намус һәм дәрәҗә (Һөнәргә тугрылык өчен)

Чаллы дәүләт татар драма театры, Фәхретдинов Инсаф.

Махсус дипломнар

“Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының “Гүзәлем Әсәл” (Ч.Айтматов) спектаклендә Хәдичә ролен башкарган өчен” – Мөхәммәтгалиева Зөһрәгә;

“С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының “Каракүз” (К.Тинчурин) спектаклендә төп рольне башкарган өчен” – Акматова Динарага бирелде.

ТР Мәдәният министрлыгының махсус дипломы

“Үзгәреш җиле” Татар җыры фестивале” проектын уңышлы тормышка ашырган өчен” – Рәүфәл Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры коллективына тапшырылды.

“Сәхнә” театр журналының махсус бүләге

“Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” комедиясен заманча куйган өчен” К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры Гарипова Резедага бирелде.

ТР Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының махсус бүләге

“А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрының Олег Богаев пьесасы буенча куелган “Башмачкин” спектаклендә үзенчәлекле режиссер карары өчен” – Фәйзрахманов Рөстәмгә тапшырылды.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе әзерләгән махсус бүләк

“Радион Букаев һәм Регина Саттарова сәхнәгә куйган “Дети һәм Эти” спектаклендә истә калырлык образлар тудырган өчен” Угол” иҗат лабораториясенә бирелде.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International