Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Сабан туе бәйрәмен үткәрү вакыты турындагы указны имзалады

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелгы Сабан туен бәйрәм итү көне турындагы карарга кул куйды. Әлеге документның тексты республика башлыгы сайтында бастырылган.

Карар нигезендә, авыл җирлегендәге торак пунктларда һәм район үзәкләрендә Сабан туе бәйрәмен 1 һәм 2 июль көннәрендә билгеләп үтү күздә тотыла. Чаллыда бәйрәм тантаналары  – 8 июльдә, ә Казанда 15 июльдә үткәреләчәк.

ТР Министрлар кабинетына һәм җирле үзидарә органнарына бәйрәм чараларын күрсәтелгән вакытта оештыру эше йөкләнгән. Указда бәйрәмне оештыру һәм үткәрү өчен җәмәгать берләшмәләре һәм төрле оешмаларны да җәлеп итү тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International