«Симха» клезмер ансамбле хәрби оркестр белән уртак проект тәкъдим итә

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

29 мартта, сәгать 18.30 да С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында «Симха» клезмер ансамбле үзенең яңа проектын тәкъдим итә – ансамбль Казан югары хәрби команда училищесы оркестры (дирижеры - подполковник Ян Орехов) белән чыгыш ясаячак. Концертта «Прощание славянки» маршы иврит телендә яңгыраячак.

Проект авторы - «Симха» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эдуард Туманский. “Клезмерлар урамнарда уйнаганнар, туйларда чыгыш ясаганнар, бу яктан караганда, ачык һавада чыгыш ясый торган хәрби оркестр белән уртаклыгыбыз бар. Клезмер стилендәге импровизацияне хәрби-тынлы оркестры белән кушып карыйсы килде”, - ди Эдуард Туманский.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International