Чирәмнәр һәм йолдызларның ниләр сөйләшкәннәре хакында

2007 елның 19 ноябре, дүшәмбе
С.Сәйдәшев ис. Зур концертлар залында ТР композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинның юбилей кичәсе үтте. Хәер, бу концерт кына да түгел, ә үзенә күрә бер тур. Үзенең алтын юбилеен композитор Санкт-Петербург, Мәскәүдә дә билгеләп үтте. Р.Кәлимуллин өчен: “Миңа игътибар юк”,- дип зарлану гөнаһ. Ул язган музыка Япония, Германия, Англия, АКШ, Швеция, Голландиядә яңгырый. Аның әсәрләрен Япония флейтачысы К. Хироси, немец гобойчысы П.Веале, Голландия пианинода уйнаучысы К.Виринги, аның Америкадагы хезмәттәше Р.Поллок, шул ук илдән булган флейтачы К.Левайн, кларнетта уйнаучы Ф.Башора кебек танылган музакантлар башкара.
Рәшит Кәлимуллин – Альфред Шнитке һәм София Гобәйдуллина иҗат идеяләрен дәвам итүче. Алай гына да түгел, композитор София Гобәйдуллинаның Казандагы заманча музыка үзәген(2001) оештыручы һәм аны җитәкләүче дә. Р.Кәлимуллиннга 60 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән музыка мини-фестивале тыңлаучыларны Россиянең өч зур шәһәрендә җыйды. Күптән түгел аларга Яр Чаллы шәһәре дә кушылды. Ә язлый, Идел буе туры вакытында, аның әсәрен Михаил Плетнев дирижерлык иткән Россия милли оркестры башкарды.
Казанда котлау сүзләре белән үрелеп барган концерт Рәшит Кәлимуллин иҗатының ни кадәр югары бәягә ия булганлыгын ассызыклады. Симфонк оркестр өчен язылган “Иделем даны” әсәренең премьерасы да үзенең җанлылыгы белән күпләрне таң калдырды. “Симфоник фрескалар” – музыкаль философия, монда сүз кеше күңеле хакында бара. Кәлимуллин тудырган лирик герой яшәү өчен көрәшә, егыла, ләкин янә торып көрәшкә күтәрелә. 
Концертта шулай ук танылган “Гавайа” да уйналды, оркестр өчен булган әлеге әсәрнең икенче исеме – “Урман тавышы”. Юбилей кичәсендә яңгыраган барлык әсәрләрне дә Рөстәм Абязов дирижерлыгында Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры  башкарды. Тамашачыга шулай ук фортепиано һәм оркестр катнашындагы концерт тәкъдир ителде(соло – Рэм Урасин).
Рәшит Кәлимуллин өчен агымдагы ел аеруча уңышлы булды – композитор ТРның Г.Тукай ис. дәүләт премиясен һәм РФнең халык артисты исемен алды. Аның иҗат туры моннан соң да дәвам итәчәк әле. Шушы араларда Рәшит аганың музыкасы Гонкогтагы Халыкара фестивальдә башкарылачак.Әлбәттә, монда да аның иҗатына гашыйк булмый калмаслар. Йолдызлар һәм чирәмнәрнең нәрсә хакында сөйләшүен кемнең ишетәсе килмәс микән?!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International