25 март көнне Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Хыял юлы белән” дигән Н.Д.Юлтыева исемендәге II Халыкара конкурс-фестиваль үткәрелә.
Фестиваль Россия, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисткасы Нинель Юлтыевага багышлап оештырыла.
Чараның бурычы - иҗат коллективлары җитәкчеләренең профессиональ дәрәҗәсен арттыру максатында Россиянең танылган сәнгать эшлеклеләрен җәлеп итү, сәләтле яшьләрне ачыклау, аларга булышу, катнашучыларның башкару осталыгын арттыру.
Бәйге 7 номинация буенча үткәрелә. Җиңүчеләргә лауреат дипломнары, истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Ә иң лаеклысы конкурсның Гран-при дипломына ия булачак.