«Мир» кинотеатрында Фатыйх Кәримгә багышланган фильм күрсәтеләчәк

2011 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

     Җиңү көне уңаеннан «Татаркино» оешмасы  халкыбызның фидәкарь улына багышланган «Фатыйх Кәрим – сугышчы шагыйрь» һәм «Фатыйх Кәрим турында кызы Ләйлә истәлекләре» документаль фильмнарын тәкъдим итә. Премьера тантаналы рәвештә 3 май көнне 14.00 дә «Мир» кинотеатрында уздырылачак.

     Әлеге чарада кинокартинаның идея авторы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның  халык шагыйре  Ренат Харис,  шагыйрьнең кызы  Ләйлә Кәримова, «Азатлык» радиосының Казан бюросы җитәкчесе Римзил Вәлиев, фильмның режиссеры Рәмис Нәҗиев чыгыш ясаячак.
Кичәгә ветераннар, укучылар, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре чакырулы.

     Фатыйх Кәримнең яшәү көче, халкына булган мәхәббәте, нахакка дүрт ел төрмә газабы кичереп тә иленә бернинди үпкәсе булмавы, үз теләге белән фронтка китүе, анда йөз илледән артык шигырь, сигез поэма, ике повесть, бер драма язуы чыннан да соклану һәм горурлык хисе уятырдай эшләр дип билгеле фильмның иҗат төркеме.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте «Татаркино» матбугат хезмәте ярдәме белән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International