21 март көнне 14.00дә ХVII “Созвездие-Йолдызлык” Республика ачык телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең зона этабына матбугат туры оештырыла.
Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсенең Мәдәняит сараенда 17.00дә узачак гала-концертны карарга теләгән журналистларны “Татмедиа” агентлыгы бинасы янында (Казан, Декабристлар урамы, 2) автобус көтеп торачак.
Тулырак мәгълүматны 89272400017 телефонына шалтыратып белергә мөмкин.
Искәртеп узабыз: “Созвездие-Йолдызлык” фестивале Татарстан Президенты потранажында уза.
Фестивальне гамәлгә куючыларның берсе саналган Татарстан Мәдәният министрлыгы үз системасына караган коллективларның һәм башкаручыларның катнашуын тәэмин итә, сайлап алу турлары үткәрү өчен үзәкләр бирә.