«Казачья застава» VII балалар фестиваль бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Смотр 5-8 майда Санкт-Петербург шәһәрендә уза.
Бәйгедә катнашу өчен балалар һәм яшьләр иҗат коллективлары, солистлар һәм музыка коралында уйнаучылар, нәфис сүз осталары, декоратив-гамәли сәнгать осталары чакырыла.
Бәйге Санкт-Петербургның танылган «Странник» театрында, гала-концерт – Россия этнография музеенда узачак. Фестивальдә катнашучылар өчен зур экскурсия программасы әзерләнә.
Фестивальне Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, Россия һәм чит илләрнең казак-сугышчылар берлеге, “Аҗаган” патриотик тәрбия һәм туризм үзәге, «Каникуллар» педагогия үзәге оештыра.
Чараның төп максаты – Россия тарихын һәм мәдәниятын, казак халкының гореф-гадәтләрен өйрәнү нигезендә, балаларга, яшьләргә патриотик тәрбия бирү.