17 март көнне 10.00 Татарстан Республикасы Милли музее Гыйльми советының киңәйтелгән утырышы була. Аның составына Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты һәм ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты, Казан федераль университеты, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Казан мәдәният һәм сәнгать институты һәм башка фәнни һәм белем белем бирү учреждениеләре галимнәре керә.
Очрашуда музейның 2016 елгы фәнни эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә планнар билгеләнәчәк. Шулай ук утырышта 2030 елга кадәр музейны үстерү стратегиясе турында да фикер алышачаклар.