Канатлар барыбызга да бирелгән

2007 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
16 ноябрь 13.00 сәгатьтә “Канатлар барыбызга да бирелгән” хәйрия проекты кысаларында Республика сукырлар өчен махсуслашкан китапханәсендә Татарстанның танылганган шагыйрь һәм язучылары күрү сәләтләре начар булганнар белән очраша.
Әлеге чарада ТРның Халык шагыйре Ренат Харис, шагыйрә Лилия Гәзизова, шагыйрь Михаил Тузов катнашачак.
17 ноябрь 15.00 сәгатьтә Бөтенроссия сукырлар оешмасының мәдәни-спорт реабилитация комплексында  (Серова ур, 7) күрү сәләтләре зәгыйф булганнар өчен “Созвездия - Йолдызлык” фестивале лауреатлары концерт куячак.
 
 12-28 ноябрь көннәрендә Мәдәният министрлыгы, Республика хәйрия эшләре Советы белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикләнгәнннәргә психологик ярдәм, игътибар күрсәтү максатыннан, “Канатлар барыбызга да бирелгән” проектын тормышка ашыра.  
Әлеге акция чаралары республика шәһәрләрендә уза. Проектта Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының театраль тамаша учреждения һәм сәнгать коллективлары катнаша. 
“Канатлар барыбызга да бирелгән” проеты үз эченә 3 этапны ала.
Беренче этап 12нче ноябрь көнне Казанда Мәскәүнең “НЕДОСЛОВ” начар ишетүче актерлар театр проекты артистлары катнашында үтте. Труппа әгъзалары балалар театр студиясе катнашучылары – Е.Г.Ласточкина ис Казан 1нче һәм 2нче төр интернат – мәктәбендә(ишетү сәләте зәгыйф булганнар өчен) тәрбияләнүчеләргә махсус мастер-класслар үткәрде. Очрашу балаларга театрның күптөрле күңелле, мавыктыргыч уеннар ярдәмендә зур дөньяга илтүче юл икәнен аңларга ярдәм итте..
ТР Мәдәният министрлыгында “НЕДОСЛОВ” проекты җитәкчеләренең министерство һәм начар ишетүчеләр республика берлеге вәкилләре белән очрашуы үтте. Аның барышында физик мөмкинлекләре чикләнгән булып, Дәүләт Махсуслашкан сәнгать институтына керергә теләге булган кешеләргә ярдәм күрсәтү хакында сүз алып барылды.
         Ишетү сәләте начар булганнар өчен  В.И.Качалов ис. Казан академия рус Зур драма театрында “Ричард Бахның “Джонатан Ливингстон атлы акчарлак”- “Канатлар барыбызга да бирелгән” әсәренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән спектакле куелды.
Проектның икенче өлеше Лаеш районы һәм Казан шәһәрендә 16-22нче ноябрь көннәрендә узачак. Ул күрү сәләте зәгыйф булганнар өчен яраклаштырыла. 
*(!)“Канатлар барыбызга да бирелгәнПроектының исеме “НЕДОСЛОВ” мәскәү театры уйнаган спектакльлдән әлеге әсәрне сәхнәгә чыгаручылар белән килешү нигезндә куелды.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International