Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
ТР Алман Йортында Студентлар конференциясе дәвам итә
2007 елның 14 ноябре, чәршәмбе
Быел әлеге конференция ТР Алман Йорты белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Аның девизы – “Бергә укырга, бер-беребездән өйрәнергә”. “Трилог” пректының үзенчәлеге шунда: аның оештыручылары да, катнашучылары да шул студентлар үзләре. Казаннан катнашучылар, нигездә, Казан Дәүләт университеты студентлары: Халыкара мөнәсәбәтләр, политология, филология факультеты шәкертләре. Алман иленнән исә Берлинның Ирекле университеты, Гумбольт ис. Берлин университеты һ.б. студентлары җыелган.
Быел конференциянең төп темалары итеп Икенче бөтендөнья сугышы һәм Культура ара коммуникация сайланды. Германия студентларында аеруча шәхес буларак Муса Җәлил, аның тормышы, “Моабит дәфтәрләре” зур кызыксыну уятты.
Бүген доклад белән алар алдында Р.Х. Җәлилова чыгыш ясады ( ул 72нче номерлы мәктәптә немец теле укытучысы, Муса Җәлилнең туганы) . Кичен чит ил кунакларын милли ашлардан гына әзерләнгән табын белән концерт көтә. Конференция катнашучылары үз эзләнүләрен тәкъдим итә, алар буенча чакырылган экспертлар(
Р. Н. Вәлиуллина ( Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Диннәр эше буенча Советы рәисе), Д. М. Исхакова һәм И. Л. Измайлова ( Фәннәр академиясе, Мәрҗәни институты), В. Г. Дица (Алман Йорты директоры)) фикерен тыңлый.
“Триалог” проекты беренче тапкыр 2002нче елда үткәрелә. Ул вакытта проект катнашучылары һәм аны үткәрүчеләр Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәт институты, Петербург университеты һәм Берлинның Ирекле университеты була.
Триалог исеме проекттан өч униветситет аралашканнан барлыкка килгән дә инде. Алдагы елларда катнашучылар исемлегенә Киев, Барнаул университетлары, Гумбольт ис. Берлин университеты һ.б. кертелә. Бүгенге көндә бер юлы берничә прект эшләнелеп килә. Шуларның берсе өстендә Казан һәм Берлин стубентлары көч куя. Гадәт буенча, конференциядә һәр яктан 10шар кеше катнаша. Алар бер-берсе белән өч телдә – инглиз, рус һәм алман телләрендә аралаша.
ТР Алман Йорты -
К. Маркс
ур
,
26
Белешмәләр өчен тел.
- 238-96-26, 236-25-68, 236-26-47
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә милли коллективлар фестиваль-форумын ябу тантанасында чыгыш ясаячак
30 майда П.И. Чайковский исемендәге концертлар залы сәхнәсендә РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Әлеге концерт Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы ярдәмендә узачак Россия милли һөнәри иҗат коллективлары берлеге фестиваль-форумының финал аккорды булачак.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы мәдәният министрының музейлар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Татарстан музейлары хезмәткәрләре! Сезне Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Бу көн – тирән һөнәри белемнәрне генә түгел, рухи байлык, дөнья тарихына һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәтне тану һәм бәяләү символы.
13
май, 2026 ел
Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале эчендә милли конкурс узачак
2026 елның 4-8 сентябрендә Татарстан башкаласында XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале узачак. Ул яшәү дәверендә кинематографик дөньяның танылган мәдәни вакыйгасына әверелде. Күренекле режиссерларның иң яхшы фильмнары ел саен әлеге кинофорум кысаларында күрсәтелә. Тулы метражлы, документаль һәм анимацион фильмга номинацияләр белән беррәттән, «Алтын минбар» фестивале Иң яхшы милли фильмнарны сайлый.
Казан Кремлендә Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе узачак
2026 елның 16 мае, шимбә көнне, Казан Кремле кунакларны һәм шәһәр халкын Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясенә чакыра. Акциянең темасы — «Туган», бу Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү белән аваздаш. Акция 17:30 сәгатьтә «Аллея кунаклары» дигән бушлай спектакль белән башланып, квестлар, экскурсияләр, остаханәләр һәм башка интерактивлар белән Казан Кремле музейларында һәм күргәзмә залларында 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. «Музейлар төне»нең тулы программасы белән сайтта танышырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз