Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
“«Алтын мөнбәр» фестивален иң яхшы яктыртучы” конкурсы дәвам итә
2007 елның 14 ноябре, чәршәмбе
III “Алтын мөнбәр” кино фестивале дирекциясе сентябрь аенда игълан иткән язма һәм белдерүләр конкурсына Татарстанның 21 ММЧнан 113 материал тәкъдим ителгән. Кинофестиваль эшен яктырткан хезмәтләрен 10 газета, 5 телекомпания, 3 журнал, 2 радио станциясе һәм бер мәгълумат агентлыгы тапшырган. Бүгенге көндә конкурсның комиссиясе төзелде. Аның рәисе итеп Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Мәдәният министры Зилә Вәлиева билгеләнде.
Комиссиядә: журналист, язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Рафаэль Мостафин, драматург Мансур Гыйләҗев, кино тарихы турындагы китаплар авторы Елена Алексеева, драматург, публицист, язучы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла һәм кино операторы, Татарстан республикасы Киномотаграфистлары берлеге әгъзасы Андрей Кузьмин. Комиссия язмаларга бәя бирү эшенә 20 ноябрь көнне керешәчәк.
Исегезгә төшереп үтәбез – конкурс 5 номинация буенча игълан ителде:”Иң яхшы басма материал”, “Иң яхшы телевидение сюжеты”, “Иң яхшы материаллар сериясе”, “Иң яхшы фото”. Һәр номинациядә җиңүче 10 000 сум күләмендә премия алачак. Шулай ук катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак. Җиңүчеләрне тәбрикләү 2007нче елның 25нче декабренә билгеләнгән.
Фотокорреспондентлар игътибарына
: III “Алтын Мөнбәр” кино фестивален яктырту буенча фото материаллар кабул итү дәвам итә. Фотоларны электрон формада (
jpg форматында), автор исем-фамилиясен, фотоның басмада чыгу вакытын күрсәтеп, 2007нче елның 19нчы ноябренә кадәр тапшырып бетерергә кирәк. Газета-
журналда
урын алмаган фотоларны карау да мөмкин. ЭшләрТатарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыны тапшырылырга тиеш
(
белешмәләр өчен телефон
: 264-74-52, 264-74-10. Адрес – Пушкин
ур.
, 66/33, 113
-нче яки
114-
нче
бүлмә
).
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә милли коллективлар фестиваль-форумын ябу тантанасында чыгыш ясаячак
30 майда П.И. Чайковский исемендәге концертлар залы сәхнәсендә РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Әлеге концерт Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы ярдәмендә узачак Россия милли һөнәри иҗат коллективлары берлеге фестиваль-форумының финал аккорды булачак.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы мәдәният министрының музейлар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Татарстан музейлары хезмәткәрләре! Сезне Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Бу көн – тирән һөнәри белемнәрне генә түгел, рухи байлык, дөнья тарихына һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәтне тану һәм бәяләү символы.
13
май, 2026 ел
Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале эчендә милли конкурс узачак
2026 елның 4-8 сентябрендә Татарстан башкаласында XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале узачак. Ул яшәү дәверендә кинематографик дөньяның танылган мәдәни вакыйгасына әверелде. Күренекле режиссерларның иң яхшы фильмнары ел саен әлеге кинофорум кысаларында күрсәтелә. Тулы метражлы, документаль һәм анимацион фильмга номинацияләр белән беррәттән, «Алтын минбар» фестивале Иң яхшы милли фильмнарны сайлый.
Казан Кремлендә Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе узачак
2026 елның 16 мае, шимбә көнне, Казан Кремле кунакларны һәм шәһәр халкын Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясенә чакыра. Акциянең темасы — «Туган», бу Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү белән аваздаш. Акция 17:30 сәгатьтә «Аллея кунаклары» дигән бушлай спектакль белән башланып, квестлар, экскурсияләр, остаханәләр һәм башка интерактивлар белән Казан Кремле музейларында һәм күргәзмә залларында 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. «Музейлар төне»нең тулы программасы белән сайтта танышырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз