Тынлы инструментлар ансамбленең II Бөтенроссия конкурсы

2007 елның 13 ноябре, сишәмбе
14 ноябрь 12:00 сәгатьтә С.Сәйдәшев ис. Зур концертлар залында тынлы инструментлар ансамбленең II Бөтенроссия конкурсы ачылышы була. Конкурс 14нче ноябрьдән 21нче ноябрьгә кадәр өч турда узачак.
Конкурсның жюри составында Россия консерваторияләренең алдынгы профессорлары: В.С.Попов (Мәскәү), А.Д. Селянин (Саратов), А.В.Казаков (Санкт-Петербург), В.Н.Уткин (Ульян).
Конкурста җиңүчеләргә премия, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Конкурсның йомгак өлеше 20нче ноябрь көнне 18.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев ис. Зур концертлар залында уза. Әлеге чара программасында конкурсның жюри әгъзалары һәм лауреатлар концерты.
 
 
Проект координаторы – Нәҗип Җиһанов ис. Казан Дәүләт консерваториясенең концерт эшчәнлеге буенча ректор урынбасары -Александр Анатольевич Стариков (тел: 236-63-20, 264-27-72).
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International