Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республиканың төрле мәгълүмат чараларында эшләүче хатын-кыз журналистлар белән очрашты. Очрашу кара-каршы сөйләшү форматында узды.
Айрат Сибагатуллин гүзәл затларны бәйрәм белән котлады, хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Аның сүзләренчә, аларның эше бик мөһим, чөнки “теге яки бу вакыйга турында дөрес итеп яза һәм сөйли белү үзе бер сәнгать”.
Ул министрлык башкарган эшләр, киләчәккә планнар һәм бурычлар, көтелгән вакыйгалар турында да әйтеп узды. Әңгәмә барышында журналистлар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алды. Әйтик, иң яхшы Сабан туеның кайда узуы белән кызыксындылар. “Ул бөтен җирдә югары дәрәҗәдә уза, - дип белдерде министр. – Иң мөһиме, аны бөтен җирдә яраталар һәм бик тырышып әзерләнәләр. Бүгенге көндә Әстерханда Федераль Сабан туена әзерлек бара”.
“Болгар радиосы” журналисты Айгөл Хәйруллина Айрат Сибагатуллиннан нинди бүләк иң яхшысы дип кызыксынды. “Яхшы мөнәсәбәт – иң кыйммәтле бүләктән дә кадерлерәк”, дип җавап бирде министр.