Казанның «MalcolmCo» продакшн-студиясе “Намус легионы” дигән документаль фильм төшерә башлау турында игълан итте. Ул Беренче Бөтендөнья сугышы елларында үз гомерләрен кызганмыйча Ватанны саклаган татар солдатлары турындагы фильм булачак. Фильм элегрәк Россия территориясендә күрсәтелмәгән уникаль кинохроника кадрларына һәм сугышта катнашкан татар сугышчыларының хатларына нигезләнгән.
Хәзерге вакытта фильмның синопсисы, әдәби сценарий, смета һәм планы әзер. Кино проектын тормышка ашыру бәясе 850 000 сум тәшкил итә. Фильм авторлары тиешле күләм акчаны краудфандинг ярдәмендә җыярга ниятли. https://planeta.ru/campaigns/57599 сылтамасы буенча кереп, проектка ярдәм итәргә һәм фильмның автордашы булырга мөмкин.