12 ноябрь көнне Сукырлар өчен махсуслашкан Республика китапханәсенең Әлмәт фелиалында Брайль буенча сәнгатьле һәм тиз укуга нигезләнгән шәһәр конкурсы узды. Конкурста барлыгы 12 кеше катнашты. Алар 2 төркемгә бүленеп ярыштылар: Брайль уку төрен кечкенәдән һәм инде зурая төшкәч өйрәнүчеләр. Беренче төркемнән җиңүче исемен Мәҗит Закиров, икенче төркемнән Габделбарый Гыйззәтов алды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.