Әлмәт драма театрында Камил Вәлиевның бенефис кичәсе узачак

2007 елның 13 ноябре, сишәмбе
13 ноябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Россиянең атказанган артисты,Татарстанның халык артисты Камил Вәлиевның бенифисы узачак.  
Кичәнең тантаналы өлешендә шәһәр администрациясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, “Татнефть” ААҖ, республика театр коллективлары, шулай ук Башкортстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе театр коллективларыннан юбиляр исеменә котлаулар яңгыраячак (сентябраенда Камил Вәлиевка 65 яшь тулган иде). Соңыннан тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллинның “Монда тудык, монда үстек” спектакле куелачак. Монда Камил Вәлиев төп рольне башкара.
Россиянең атказанган артисты,Татарстанның халык артисты Камил Мөхәммәдшакир улы Вәлиев 1942нче елның 20нче сентябрендә туган. Әлмәт драма театры каршындагы студияне тәмамлаган, актерлык стажы – 46ел. 1964нче елдан Әлмәт драма театрында башта актер, 1997нче елдан 2004нче елга кадәр баш режиссер хезмәтен башкара.
9нан 12 ноябрьгә кадәр Әлмәт драма театрында Камил Вәлиев катнашындагы спектакльләр атналыгы үтте. Атналыкны бүген узачак бенефис кичәсе йомгаклаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International