Казан Мөселман кинофестивалендә җиңү яулаган «Бибинур» киносын Мамадыш районы мәдәният йортында күрсәттеләр

2011 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

     Казан Мөселман кинофестивалендә җиңү яулаган «Бибинур» киносы республика районнары буйлап күрсәтелә, тамашачы фильмның актерлары белән аралашып үзен кызыксындырган сорауларга җавап ала. Чираттагы шундый күрешүләр Мамадыш районы мәдәният йортында, Алгай һәм Көмеш Күл авылларында узды. Бу очрашуларга төп героиня – Татарстанның халык артисткасы Фирдәвес Әхтәмова аеруча зур дулкынлану белән әзерләнде. Фильм төшерелгән өч ай дәвамында ул нәкъ менә шушы җирлектә яшәгән. Шуңа да Алгай, Көмеш Күл авылы халкы аңа аеруча да якын.

     Мамадышлыларның исә «Бибинур» фильмы белән кызыксынулары көчле. Район үзәгендә узган өч очрашуга көне җиткәнче үк билетлар сатылып беткән иде. Тамашачылар арасында Мамадыш муниципаль районы башлыгы Иванов Анатолий Петрович,  башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Галимханов Таһир Ахмадулович, мәдәниять бүлеге җитәкчесе Хафизов  Илнар Фанилович бар иде.

     Әлеге очрашу фильм карау, ихластан аралашудан тыш, изге эшләргә нигез салынуы белән дә күңелләрдә уелып калды. «Бибинур» фильмында күпләр сокланган Вәли карт образын тудырган Нәсыйх Фазылрәхманов  тамашачының гына түгел, таләпчән Санк-Петербург режиссер  Юрий Фетингның да иң яраткан актеры булган. Быел исә  җирле җитәкчеләр Нәсыйх бабайга хаҗ сәфәре кылырга матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Ә Фирдәвес апа Әхтәмованы фильм төшерелгән авылга яшәргә күченеп кайтырга ук чакырды алар.

     Алгай һәм Көмеш Күл авылындагы очрашулар да  район үзәгендәгесеннән калышмады. Мондагы тамашачы  башкалардан үзгә иде. Чөнки аларга һәр кадр якын, һәрберсе үзенчә кадерле.  Таныш таулар, чишмәләр, үзләрен һәм күршеләрен күреп шаккатты алар. Кино барганда «егылган картны килеп торгызучы уң як күршебез бит», «шакмаклы пәлтәдәдәгесе син бит», «билен бәйләп чыкканы мин икән бит» дип пышылдашты алар бер-берсенә. Тамашачылар арасында кечкенә Нәҗипне уйнаган Рамил Шәрәфиеф та  бар иде. Татарстанның халык артисткасы Фирдәвес Әхтәмова бу егеттә актерлык сәләте бик көчле дип белдерә. Тамашачы һәр чарадан  соң күзләрендәге яшьләрен сөртә-сөртә әлеге очрашуны оештыручыларга һәм героиняга рәхмәтләрен җиткерде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте «Татаркино» матбугат хезмәте ярдәме белән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International