«Әкият» курчак театры театр фестивалендә катнашачак
2007 елның 13 ноябре, сишәмбе
12 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр Төркиянең Борса шәһәрендә “Борса Карагез” курчак театрларының XII халыкара фестивале узачак. Анда Казанның “Әкият” курчак театры да катнаша.
Фестиваль Төркия курчак театрының традицион герое – Карагез исемен йөртә, фестивельнең оештыручысы – Борсаның “Карагез” курчак театры директоры Шинаси Челикол. Фестивальгә ел саен әлеге жанр буенча эшләүче иң яхшы белгечләр җыела, шулай да ул караучыларны төрле илләрдән җыелган курчак театр төркемнәре белән таныштыра.
Татарстан курчак театры һәм Төркиянең “Карагез” милли курчак театры дуслыгы инде берничә ел дәвам итә. Аларның беренче очрашуы 1995нче елда Адана шәһәрендә булган иде. Шул вакыттан алып Казан курчаклары аларның даими кунаклары санала. Бу юлы төрек тамашачысына Лев Кожевниковның “Гуси-лебеди” рус халык әкияте мотивларына корылып язылган спектакле куелачак.
Әлеге спектакль Канны (Франция), Ботторопеда (Германия) узган Халыкара театр фестивальләре катнашучысы. Быел театр 28нче майдан 1нче июльгә чаклы Тольяти шәһәрендә узган “И-волга” I курчак театры фестивале диплом иясе булды.
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.