Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Ульян өлкәсендә Татарстан республикасы Мәдәният көннәре үтә
2007 елның 12 ноябре, дүшәмбе
12 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр Ульян өлкәсндә Татарстан республикасы көннәре уза. Әлеге программа кысаларында түбәндәгеләр каралган:
- Сихаб Урайскийның тууына 100ел булу уңаеннан язучы һәм публицистның туган авылында(Татар Урае) мәрмәр такта ачу;
- “Татар китабы бәйрәме”н оештыру. Аның кысаларында Рифкать Хисмәтнең “Күңел көзгесе” китабын тәкъдир итү;
- "Сембер җырлары” татар җыры конкурсы;
- Әлмәт татар дәүләт театрының Мостай Кәрим әсәре буенча куелган “Кыз урлау” спектакле белән гастроль туры;
- Милли көрәш буенча Ульян өлкәсенең икенче ачык чемпионаты;
- Татарстан Республикасының халык артисты Зөһрә Шәрифуллинаның “Мәхәббәт болыны” гастроль туры.
Ульян өлкәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәренең ябылу тантанасы 18 ноябрь көнне Ульянов Ленин мемориалының зур залында узачак. Анда премьер-министр Рөстәм Миннеханов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары Рәмис Сафин,өлкә губернаторы Сергей Морозов һәм башка рәсми кандидатуралар катнашачак. Шул ук көнне Ульянда “Татарстан республикасының Ульян өлкәсе белән мәдәни мөнәсәбәтләре” дип исемләнгән түгәрәк өстәл һәм Татар мәдәният үзәге проектын тәкъдир итү булачак. Мәдәният көннәре Татарстан сәнгать эшчәннәре гала-концерты белән тәмамланыр дип көтелә.
Шулай ук Ульян өлкәсе һәм Татарстан Республикасы хөкемәтләренең рәсми очрашулары вакытында сәүдә – икътисад, фәнни-техник һәм социаль – мәдәни өлкәдә бергә эшләү буенча килешү төзеләчәге дә планлаштырыла.
Бүгенге көндә Ульян өлкәсендә 170 меңгә якын татар авылы исәпләнә. Соңгы 10 ел эчендә активистлар тарафыннан татар мәдәнияте һәм уку-укыту системасын яхшырту буенча эшләр алып барыла.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә милли коллективлар фестиваль-форумын ябу тантанасында чыгыш ясаячак
30 майда П.И. Чайковский исемендәге концертлар залы сәхнәсендә РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Әлеге концерт Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы ярдәмендә узачак Россия милли һөнәри иҗат коллективлары берлеге фестиваль-форумының финал аккорды булачак.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы мәдәният министрының музейлар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Татарстан музейлары хезмәткәрләре! Сезне Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Бу көн – тирән һөнәри белемнәрне генә түгел, рухи байлык, дөнья тарихына һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәтне тану һәм бәяләү символы.
13
май, 2026 ел
Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале эчендә милли конкурс узачак
2026 елның 4-8 сентябрендә Татарстан башкаласында XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале узачак. Ул яшәү дәверендә кинематографик дөньяның танылган мәдәни вакыйгасына әверелде. Күренекле режиссерларның иң яхшы фильмнары ел саен әлеге кинофорум кысаларында күрсәтелә. Тулы метражлы, документаль һәм анимацион фильмга номинацияләр белән беррәттән, «Алтын минбар» фестивале Иң яхшы милли фильмнарны сайлый.
Казан Кремлендә Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе узачак
2026 елның 16 мае, шимбә көнне, Казан Кремле кунакларны һәм шәһәр халкын Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясенә чакыра. Акциянең темасы — «Туган», бу Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү белән аваздаш. Акция 17:30 сәгатьтә «Аллея кунаклары» дигән бушлай спектакль белән башланып, квестлар, экскурсияләр, остаханәләр һәм башка интерактивлар белән Казан Кремле музейларында һәм күргәзмә залларында 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. «Музейлар төне»нең тулы программасы белән сайтта танышырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз