12-13 майда Әстерханда Федераль Сабан туе узачак

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Кичә Әстерханда 2017 елгы Бөтенроссия Сабан туена әзерлек һәм аны үткәрүгә багышланган киңәшмә узды. Чара Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Константин Маркелов рәислегендә узды. Киңәшмәдә Татарстаннан мәдәният министры  Айрат Сибагатуллин, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков катнашты.

2017 елгы Федераль Сабан туе Әстерханда 12-13 май көнне узачак. Беренче көн программасында Татарстан сәнгать осталары концерты һәм ТР Президенты исеменннән тантаналы кабул итү каралган. Икенче көнне Үзәк стадионда Сабан туе узачак.

Татарстан Россия төбәкләрендә уза торган Сабан туйларына республиканың бер муниципаль районын оештыручы итеп билгели. Федераль Сабан туен традиция буенча Түбән Кама районы әзерли.

Мәдәният министры үз чыгышында әйтеп узганча, Татарстаннан бәйрәмдә 1050 кеше катнашачак, шул исәптән Түбән Камадан 350 кеше, Казаннан 200 артист барачак. Тагын Россиянең төрле төбәкләреннән Бөтендөнья татар конгрессының  500 делегаты булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International