Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Австриянең Thomastik Infeld-Vienna компаниясенең маркетинг буенча директоры - Казанда узачак 45нче Европа кыллы уен кораллары укытучылары ассоциациясе (ESTA) Халыкара конференциянең генераль иганәчесе вәкиле белән очрашты.
Халыкара конференция 26-30 май көннәрендә узачак. Форумда балалар музыка мәктәпләре, урта махсус уку йортлары, консерватория, профессиональ башкаручылар коллективлары һәм ялгыз башкаручылар катнашачак.