Бүген Мәскәүдә Россия рәссамнары Күргәзмәләр залында Татарстан рәссамнары күргәзмәсе ачыла. Ул ТАССР Рәссамнар берлеге оешуга 80 ел тулуга багышлана.
Күргәзмәдә республика сәнгать осталарының, шул исәптән Россия халык рәссамы Искәндәр Рафыйков, Россиянең атказанган рәссамнары Софья Кузьминых, Владимир Попов, Валерий Скобеев, Сергей Скоморохов, Григорий Эйдинов, Шамил Шәйдуллин, шулай ук Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фиринат Халиков, Татарстанның халык рәссамнары Виктор Аршинов, Александр Иншаков, Михаил Кузнецов, Фәрит Якупов һәм башкаларның эшләре урын алган.
Күргәзмә 10 мартка кадәр эшләячәк.