Татарстанлыларны XVIII «Мирный тынычлык турында җырлый» фестивалендә катнашырга чакыралар

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

24 апрельдән 1 майга кадәр Саха Республикасының Мирный шәһәрендә XVIII «Мирный тынычлык турында җырлый» яшьләр фестивале узачак.  Әлеге мәдәни чараны Мирный районы хакимияте, “АЛРОСА” АК, “Профалмаз” профсоюзлар берлеге гамәлгә куйган. Искәртеп узабыз: 2017 ел Якутиядә яшьләр елы дип игълан ителгән иде. Әлеге фестиваль республиканың Яшьләр эшләре һәм гаилә сәясәте министрлыгы ярдәмендә уза.

Фестивальдә 14тән 35 яшькәчә булган солистлар, вокаль-инструменталь төркемнәр, ди-джейлар, бию коллективлары, бәйсез актерлар, журналистлар һәм башкалар катнаша ала.

Чара турындагы тулырак мәгълүматны www.алмазный-край.рф сайтында табарга була. Фестивальдә катнашу өчен 10 апрельгә кадәр rkm-mirny@mail.ru электрон адресына гариза юллау зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International