Гөлзада Сәфиуллинаның юбилее уңаеннан төрле тантаналы чаралар үтәчәк

2007 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе
11 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Казанда Татарстан Республикасының атказанган артисты, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзада Сәфиуллинаның юбилеена багышланган төрле тантаналы чаралар үтәчәк.
Алар үз эченә түбәндәгеләрне ала:
11 ноябрь, 18.00 сәгать - М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында юбилей концерты.
12 ноябрь, 10.00 сәгать - Мәдәният министрлыгында “Милли үзаң һәм сәнгать” темасына багышланган түгәрәк өстәл.
13 ноябрь, 16.00 сәгать - Г.Тукай исемендәге музейда кунакларның милли интеллегенция вәкилләре белән очрашуы.
 
Гөлзада Сәфиуллина юбилее уңаеннан Казанга киләчәк мөхтәрәм кунаклар исемлегендә Россия Федерациясе, Дагыстан, Кырым республика Халык артистлары, шулай ук Чувашия, Марий – Эль вәкилләре булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International