Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең гала–концерты узачак

2007 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

27нче ноябрь көнне Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге III Халыкара татар җыры фестивале гала-концерты узачак. П.И. Чайковский исемендәге концертлар залында утәчәк гала-концертта Россия һәм Татарстанның Халык артисты Илһам Шакиров, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова, Россия һәм Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина , Венера Ганиева, Фидан Гаффаров, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан Нуры” халык уен кораллары оркестры, шулай ук Казан һәм Мәскәүдән яшь башкаручылар катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International