14 ноябрь 18.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге. Зур концертлар залында композитор, Татарстан Республикасының Композиторлар союзы рәисе Рәшит Кәлимуллинның юбилей кичәсе узачак.
Концерт программасында:
“Илем даны” – симфоник оркестры музыкасы, оркестр һәм фортепиано концерты(тәкъдир итү), “Гавайа”(“Звуки леса” – “Урман тавышы”), симфоник фрескалар. Концертта Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры да катнашачак. Солист: халыкара конкурслар лауреаты Рэм Урасин.
Рәшит Кәлимуллин – Россиядәге заманча музыка процессы лидерларының бересе.Танылган музыкант әсәрләре дөньяның бик күп илләрендә яңгырый. Рәшит ага халыкара конкурслар, шул исәптән Д. Шостакович исемендәге премия лауреаты, Росиия һәм Татарстанның атказанган артисты, 1989нчы елдан алып Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе һәм 1995нче елдан алып Россия композиторлар союзы секретаре. Төрле музыка жанрларында эшләп (опера, симфония, камера әсәрләре, хор өчен музыка), композитор оригиналь төстә аларны куша,шул рәвешле төрле башкаручылар составы һәм язу техникасы белән тәҗрибәләр ясый.
Ачык чагылгын милли моң, аңа акрын гына кушылган көньчыгыш һәм көнбатыш музыка традицияләре – болар барысы да Р. Кәлимуллин иҗатына хас.
Р. Кәлимуллин үз теләге белән София Гобәйдуллинаның Казандагы заманча музыка үзәген(2001) оештыручы һәм аны җитәкләүче,Татарстан һәм Россиядә үткәрелүче халыкара заманча музыка фестивальләрен оештыручы( “Европа - Азия”(1993нче елдан алып), Мus-Transit» ( 2003 елдан алып.)).
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.