Бельгиядә яшәүче татарлар Милли ашлар көнен билгеләп үтте

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бельгиянең татарлар җәмгыяте Брюссельдә Милли ашлар көнен билгеләп үтте. Татар тәм-томнарын яратучылар бәйрәме нәкъ менә февраль аенда үткәрелә һәм ул аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов исеме белән бәйле. Быел җәмәгатьчелек аның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтә.

“Бельгия татарлары” берлеге Бөтендөнья Милли ашлар көнен төрлечә билгеләп үтә. Әйтик, чәй табыны  янында сөйләшеп утырулар оештырыла. Анда һәркем үзе пешергән милли тәм-томны алып килә, шулай ук җирле халык өчен алар телендә остаз дәресләре үткәрелә.

Быел Бельгия татарлары бәйрәменең төп символы гөбәдия булды. Казаннан аны пешерергә өйрәтү өчен Юныс Әхмәтҗановның шәкерте, “Тәмле булсын” рестораны хуҗабикәсе, “Татар милли мәдәнияте һәм ашлары ассоциациясе” халыкара оешмасы президенты Резида Хөсәенова килгән иде. Ул гөбәдияне пешерү серләре сөйләп кенә калмыйча, җыелучыларга татар ашларын әзерләүнең төп принципалары белән дә таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International