В.И.Ленин музей-йортына 70 ел

2007 елның 6 ноябре, сишәмбе
7 ноябрь 14.00 сәгатьтә В.И. Ленин Музей-йортында әлеге бина оешуга 70 ел тулуга багышланган тантана узачак.
Тантанада Премьер-министр урынбасары, ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, “Бөтендөнья татар конгрессы” Башкарма комитетет рәисе Ренат Закиров һ.б. катнашачак. Сезне Казан шәһәре, Ульяновлар урамы, 58нче йорт адресы буенча көтеп калабыз!
 
 
Баштарак Орловлар исемен йөрткән әлеге йортка, Октябрь революциясенә 20 ел тулу уңаеннан, В.И. Ленин Музей-йорты дигән исем бирелә. Монда Ульяновлар гаиләсе 1888нче елның 4нче сентябреннән 1889нчы елның 3нче маена кадәр яши (йорт XIX нчы гасырның 80нче елларында төзелгән).
Бүгенге көндә музей фонды Ульяновлар гаиләсенә кагылышлы бик күп төрле материалларны саклый (рәсми кәгазь, белешмә, китап, фото, әдәби чыганаклар һ.б.ш). Алар буенча Володя Ульянов һәм аның гаилә әгъзаларының Казанда ничек яшәүләрен генә түгел, ә XIX гасыр ахырындагы  Казан тормышын да күзалларга мөмкин.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International