Чаллы шәһәрендә “Татар ренессансы” узачак

2007 елның 2 ноябре, җомга
12 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Яр Чаллының Орган залында “Татар ренессансы” дип аталган I Халыкара классик һәм фольклор музыкасы  фестивале узачак. 5 кичә барышында тыңлаучылар Италия дирижеры Фабио Мастранжелло җитәкчелеге астында уйнаучы Татарстан республикасы симфоник оркестрын, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыка ансамбле, төрле конкурслар лауреаты булган, яшь баянчы, виртуоз Айдар Гайнуллин, танылган органда уйнаучы Рубин Абдуллин һәм “Провинция” оркестрын тыңлый ала. Кичәләрнең берсендә зур сәхнәдә үзешчән фольклор коллективлары – фестивальдә катнашучылар, татар җырларын башкару традицияләрен киләсе буынга җиткерүчеләр чыгыш ясаячак. Фестивальнең соңгы концертында Владимир Спиваков җитәкчелегендәге “Виртуозы Москвы” дәүләт оркестры номерлары да булачак.
 
Фестиваль  программасы
12 ноябрь. Фестиваль ачылышы.
Татарстан республикасының дәүләт симфоник оркестры.
Дирижер - Фабио Мастранджелло (Италия).
Җырчылар – Халыкара конкурслар лауреаты Федор Амиров – фортепиано (Мәскәү).
13 ноябрь.
Россиянең халык артисты, профессор Рубин Абдуллин – орган (Казан).
Россиянең атказанган артисты, Мариин операсы җырчысы Суфия Ялышева – сопрано (Санкт Петербург).
Концертта шулай ук Россиянең атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты Хәнәфи Чинакаев чыгыш ясый – гобой.
16 ноябрь
Татарстан республикасы дәүләт фольклор музыка ансамбле.
Татарстан халыклары фольклоры.
17 ноябрь
“Провинция”оркестры, дирижер – Игорь Лерман.
Cолист, халыкара конкурслар лауреаты Айдар Гайнуллин – баян (Россия, Германия).
 
21 ноябрь. Ябылу тантанасы.
«Виртуозы Москвы» оркестры чыгышы, дирижер - Владимир Спиваков. Концертта “Провинция” оркестры да чыгыш ясый.
 
Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Игорь Лерман.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International