Казанда Төрки халыкларның X халыкара «НӘҮРҮЗ» театр фестивале узачак

2011 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

     2011 елның 30 маеннан 3 июненә кадәр Казанда Төрки халыкларның X халыкара «НӘҮРҮЗ» театр фестивале узачак.

     Төрки халыкларның халыкара «НӘҮРҮЗ» театр фестиваленең юбилей җыены сәхнә сәнгатенең дөньякүләм зур театраль вакыйгасы. Унынчы фестивальдә төрки дөньяның күренекле драма, курчак һәм урам театрлары спектакльләреннән торган төп программадан тыш катнашучы кунаклар исемлеге артачак, киң халык катламнарын җәлеп итүгә зур басым ясалачак, фестивальдә катнашучы һәр төрки халыкның милли үзенчәлеген һәм иҗади хәзинәләрен чагылдарган театраль концертлар оештырылачак.

     X «Нәүрүз» театр фестиваленә 550 катнашучы һәм кунак җыйналачак. Татарстан Республикасы башкаласына Германия, Япония, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Молдова һәм Россиянең Якутия, Алтай, Тыва, Дагыстан, Хакасия кебек өлкәләреннән театр труппалары киләчәк. 

     X «Нәүрүз» театр фестивале 2011 елның 30 маенда Казанда төрки халыклар театрларының бәйрәм парады һәм Г.Камал театры мәйданында узачак зур театраль концерт белән ачылачак. Фестивальнең махсус кунаклары: Лев Додин җитәкчелегендәге  «Малый драматический театр – Театр Европы» (Санкт-Петербург ш.) һәм дөнья музыкасы вәкиле, сихри тавыш иясе, якут җырчысы һәм артисткасы Степанида Борисова. Фестиваль тамашачыларын 40тан артык драма һәм курчак театрлары спектакльләре, ачык һавада урам театрлары тамашалары, күренекле музыкантлар концертлары, дәрвишләр биюләре һәм күп кенә кызыклы театраль тамашалар көтә.  

     Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев:

     «Әгәр бу фестиваль моңа кадәр оешмаган булса, аны, һичшиксез, менә хәзер тормышка ашырырга туры килер иде, чөнки бүген халыкара этник элемтәләр Россиядә һәм бөтен дөнья күләмендә аеруча әһәмияткә ия. «Нәүрүз» театр фестивале халыкларның иҗади багланышлар гармониясен раслый, төркиләрнең милли үзенчәлекләрен  җимермичә, театраль үсешен халыкара фестивальләр дәрәҗәсенә күтәрә.»

     1989 елны СССРның театр эшлеклеләре берлеге карары буенча Алма-Ата шәһәрендә Урта Азия республикалары һәм Казахстан драма театрларының беренче «Нәүрүз» фестивале үткәрелә. Фестивальдә катнашучы коллективларның күпсанлылыгы һәм тәкъдим ителгән әсәрләрнең төрлелеге киң катлам театраль җәмәгатьчелекнең зур кызыксынуын уята, фестивальне оештыручылар арасында әлеге бәйгене ел саен уздыру фикере хуплана. 1990 елда Бишкәк, 1991 елда Дүшәнбе, 1992 елда Ташкент, 1993 елда Ашхабад шәһәрләре «Нәүрүз» фестивале эстафетасын үзләрендә кабул итәләр. СССРның таркалуы аркасында ел саен оештырылырга тиешле «Нәүрүз» фестивале биш ел дәвамында уздырылмый. «Нәүрүз»нең яңарышы 1998 елда Татарстан Республикасы җитәкчелеге инициативасы белән тормышка аша һәм хөкүмәт карары нигезендә Төрки халыкларның VI халыкара «Нәүрүз» театр фестивале Казан шәһәрендә үткәрелә. Шул елдан фестиваль Татарстан җирлегендә төпләнә, Халыкара статусын ала һәм 4 елга бер, ә 2009 елдан ике елга бер уздырыла. 2010 елдан фестиваль химаясендә «Нәүрүз» Халыкара театраль-агарту форумы оештырыла. Форум кысаларында актерлар, режиссерлар, театр тәнкыйтьчеләре өчен һәм театр өлкәсендә менеджмент һәм маркетинг буенча  мастер-класслар, лекцияләр, семинарлар үткәрелә.

     Степанида Борисова – Якутиянең күренекле җырчы драма актрисасы. Степанида якут халкы өчен «тере» легенда һәм Көнбатыш илләрендә дөньякүләм музыка «йолдызы», Россия тамашачысын күп еллар дәвамында үз халкының сәнгате һәм мәдәнияте белән таныштыра. Россиянең халык артисткасы, дәрәҗәле шәхес, тамак төбе белән җырлаучы күренекле этник артистка. Ул башкарган борынгы аһәңнәрнең  искиткеч тирән тәэсире тамашачыны сокландыра. Аның тавышын, аның энергетикасын тамаша залына гына сыйдыру мөмкин түгел, шуның өчен «Нәүрүз» фестивале кысаларында Степаниданың урам концертлары оештырылачак. 

     МДТ - Европа театры – Санкт-Петербург шәһәреннән Лев Додин җитәкчелегендәге бөтен дөньяга танылган театр. Әгәр Көнбатыш тамашачысыннан Россиянең иң танылган театр режиссерын атавын сорасаң, һичшиксез, Лев Додин исеме беренчеләрдән булыр иде. Санкт-Петербургның Малый драма театры үзенең спектакльләрен дөньяның 50дән артык шәһәрендә күрсәтеп, чын мәгънәсендә,  Европа театры дигән дәрәҗәле исемгә лаек.

     Казанлылар инде Европа театрын ишетеп кенә белмиләр, 2007 елда театрның Казанда гастрольләре булды. Качалов театры сәхнәсендә театр А.Чеховның «Дядя Ваня», Л.Петрушевскаяның «Московский хор» һәм Ф.Абрамовның «Братья и сестры» спектакльләрен тәкъдим иткән иде. Фестиваль тамашачысы өчен театр А.Чеховның «Өч сеңел» спектаклен алып килә. Иң кече сеңел Ирина роленьдә россиялеләрнең яраткан актрисасы Елизавета Боярская.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International