«Казан ярминкәсе» картиналар галереясендә Зөфәр Гыймаев күргәзмәсе ачыла

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

9 февраль “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә Россия һәм Татарстанның иң алдынгы рәссамнарының берсе Зөфәр Гыймаевның күргәзмәсе ачыла.

Рәссам сәнгатьнең төрле тематик картина, пейзаж, портрет жанрларында эшли. Портрет сәнгате өлкәсендә ул зур казанышларга ирешкән. Зөфәр Гыймаев Салиф Сәйдәшев, Бакый Урманче, Гайшә Рахманкулова кебек күренекле сәнгать әһелләренең монументаль образларын, хатын-кызлар һәм балалар портретлары, төркемле портретлар ясый.  Аның иҗатында пейзаж да зур урынны алып тора.

Зөфәр Гыймаевның әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, В.И.Суриков исемендәге Сынлы сәнгать музее (Красноярск), С.Сәйдәшев исемендәге музей (Казан), Әлмәт Картиналар галереясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Пермь сәнгать галереясе, шулай ук Россия һәм чит илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана.

Зөфәр Гыймаев - Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, РФның Атказанган рәссамы, ТРның Атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты, Тибор Бартфай исемендәге премия лауреаты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International