4 мартта 14 сәгатьтә Габдулла Тукайның әдәби музеенда Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март уңаеннан «Гөлләр бәйрәме» исемле күргәзмә ачыла. Ул халык шагыйренең тууына 125 ел тулу кысаларында уза.
Юкка гына бу күргәзмәнең нигезе итеп рәссам Канәфия Нәфыйковның «Ландыш. Тукай Волжская янында» дигән картинасы алынмады. Ул автор тарафыннан Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан иҗат ителгән. Нәфис ландыш чәчәге, әйтерсең ХХ гасыр башы яңа татар әдәбияты һәм мәдәнияте әһелләрен тоташтыручы җеп булып тора.
Чәчәкләрнең матурлыгы, аларның күптөрлелеге рәссамнарның игътибарын һәрвакыт җәлеп итте. Предметларны, җиләк-җимешләрне сурәтләү белән беррәттән, нәкъ менә чәчәкләр натюрмортның нигезен тәшкил итә. Һәр рәссамның иҗатында – ул портрет, пейзаж яки башка жанр остасымы – һәрвакыт натюрморт жанры бар. Натюрмортта кешенең әйләнә-тирәдәге мохиткә мөнәсәбәте чагыла. Анда рәссамга гына хас матурлыкны танып белү ачыла.
Натюрмортлар тематика, юнәлеш буенча гына түгел, ә үзләренең характерлары буенча да төрле була. Чәчәк һәм җиләк-җимешләрдән төзелгән декоратив натюрмортлар бәйрәм һәм купшылык тәэсире калдыралар. Интерьер тирәсендәге реалистик рухта иҗат ителгән чәчәк һәм җиләк-җимеш натюрмортлары ХХ – ХХI гасыр сәнгатендә яңа юнәлеш барлыкка китерде. Рәссамнар натюрмортны сюжет һәм сурәтләү ягыннан әйләнә-тирәдәге мохит белән бәйләргә тырышалар. Натюрмортта кешенең күңелен, халәтен, дөньяга карашын күрергә омтылалар.
Пейзаж һәм натюрморт үзләренең матурлыклары белән кешене рухландыручы жанрлар. Шуңа күрә алар сәнгатьтә генә түгел, ә шигриятьтә дә яшәп киләләр. Г. Тукайның пейзаж лирикасы, әкият һәм поэмалары табигать темасы, чәчәк һәм үләннәрнең хуш исе белән сугарылган.
Күргәзмәдә Харис Якупов, Раушания Якупова, Шамил Шәйдуллин, Зөфәр Гыймаев, Рифкат Вахитов, Булат Гыйльфанов, Зифа Мөхәммәтҗанова, Алсу Тимергалина, Венера Бикушеваның натюрмортлары, Земфира Бикташева һәм Луиза Фәсхетдинованың чигеп эшләнгән паннолары, шулай ук Анна Куртеваның витражлары тәгъдим ителә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте ТР Милли музееның редакция-нәшрият бүлеге - матбугат үзәге ярдәме белән