Милли музейда кышны озату (Масленица) бәйрәме уздырыла

2011 елның 28 феврале, дүшәмбе

2011 елның 1-6 мартында 14 сәгатьтә Милли музейда кышны озату (Масленица) бәйрәме уздырыла.

Билгеле булганча, Масленица славян халыкларының борынгыдан ук яраткан язгы бәйрәмнәренең берсе. Кышны озату, язны каршы алу бәйрәмен бу халыклар зурлап бәйрәм итәләр.

Бу көннәрне бәйрәмгә килүче музей кунакларына бик тә кызыклы, җанлы программа әзерләнә. Монда кышны озатуның тарихы, гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкин булачак. Кайчан һәм нинди очракта «Не всё коту Масленица…?», дип әйтәләр, бәйрәмле атнаның һәр көне ничек атала, нинди сынамышлар белән бәйле бу көннәр, боларның барысы турында балалар Милли музейда беләчәк. Шулай ук, төрледән-төрле кызыклы чаралар, бәйгеләр, күңелле уеннар бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрер. Кышны озатучылар Яз кызы һәм Кояш белән дә очрашачаклар. Алар кунакларга Масленица карачкысын һәм яз белән килүче кояшны ясарга өйрәтәчәкләр.

Моннан тыш, кунаклар кайнар коймактан һәм чәйдән дә авыз итә алачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте ТР Милли музееның редакция-нәшрият бүлеге - матбугат үзәге ярдәме белән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International