Каюм Насыйри музеенда «Каюм Насыйри мирасын саклау һәм үстерү мәсьәләләре» дип исемләнгән «түгәрәк өстәл» оештырыла

2011 елның 28 гыйнвары, җомга

     2 февральдә Каюм Насыйри музеенда күренекле аң белем таратучы галим туган көне уңаеннан «Каюм Насыйри  мирасын саклау һәм үстерү мәсьәләләре» исемендәге «түгәрәк өстәл» оештырыла.

     Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министырлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре, язучылар катнашачак.

     Көн кадагында татар халкының милли мәдәни мирасын саклау һәм үстерү, милли гореф-гадәтләрен популярлаштыру темалары.

      Утырышта катнашучылар К.Насыйрига багышланган «Хәтер бакчасы» экспозициясе белән танышачаклар. Күргәзмә галимнең XIX гасыр йорты фәнни лабораториясе, фотокүргәзмә белән таныштыра.

     Каюм Насыйри гуманитар фәннәрнең төрле тармаклары үсешенә зур өлеш керткән, хәзерге татар әдәби теленә, аның фәнни терминологиясенә нигез салган, халыкның милли мәдәниятен саклау һәм үстерү өстендә зур эш башкаручы галим. Хезмәтләре фонетикага һәм грамматикага, татар теле лексикографиясенә (сүзлекләре) карый. Фәнни-популяр әсәрләр, беренче татар календаре авторы. Ул төбәк, татар халкы тарихын, аның фольклор һәм этнография мирасын өйрәнүгә зур әһәмият бирә. Каюм Насыйри тарафыннан әдәбият, педагогика, җир эшкәртү, ботаника, медицина өлкәсенә караган хезмәтләр языла, арифметика, геометрия, география дәреслекләре төзелә.

     Акыл иясенең фән өлкәсендәге күпкырлы карашын киләчәк буын югары бәяли, К. Насыйриның иҗаты белем бирү программаларына кертү аның бөек шәхес булуын искәртә.

     2 февраль мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган көне. Музей «түгәрәк өстәл» артына гыйльми җәмәгатьчелекне һәм иҗади актив яшьләрне, танылган фән белгечләрне, язучыларны чакыра.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте ТР Милли музееның редакция-нәшрият бүлеге – матбугат үзәге ярдәме белән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International