Төркиядә Тукай елын ачуга багышланган тантана узды

2011 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

     25 гыйнварда Төркия башкаласы Әнкарада Тукай елын ачуга багышланган тантана узды. ТЮРКСОЙ Халыкара төрки мәдәниятләре оешмасы тарафыннан 2011 ел –Тукай елы дип игълан ителде. Бөтен дөньяга таралган төрки халык ел буе Тукай иҗаты, татар мәдәнияте, әдәбияты белән яшәячәк.

     ТЮРКСОЙ бинасында бөек шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышланган тантанада катнашкан ТР делегациясе җитәкчесе, Премьер-министр урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева үз чыгышында белдергәнчә, Тукай Җаек (Уральски) якларына килгәч, төрек әдәбияты белән кызыксына, төрекчә өйрәнә башлый. «Ул Госманлы чоры әдәбияты белән генә чикләнеп калмыйча, замандаш язучыларның, шагыйрьләрнең иҗатлары белән дә таныша. Зыя Паша, Габдулхак Хәмид, Намик Кәмал кебек классик әдипләрнең әсәрләрен укый. Тукай һәрвакыт Төркиягә барырга омтылган. Әмма авырып китү сәбәпле, аның хыяллары тормышка ашмый», - дип белдерде Зилә Вәлиева. Татарстан мәдәният министры искәрткәнчә, төрки язучыларның, җитәкчеләрнең бурычы- киләчәктә дә Төркиягә сәяхәтне дәвам итеп, Габдулла Тукайның әдәби мирасы белән якыннанрак таныштыру.

     Төрки дөньяда бөек шагыйребезнең хәзинәсе, шигырьләре тирәнтен өйрәнелеп бетмәгән, тиешле дәрәҗәдә тәрҗемә ителмәгән әле. Моңа үз чыгышында Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Эртугурул Гүнәй дә игътибар юнәлтте. «Тукайның төрекчәгә тәрҗемә ителгән шигырьләреннән без канәгать түгел, аларны яңадан тәрҗемә итәргә кирәк. Шагыйрьнең шигырьләре бүген дә асылын җуймаган. Быел төрки дөньяда Тукай елын игълан итү – аның иҗатын барлап чыгу дигән сүз. Димәк, аның әсәрләрен тәрҗемә итәргә форсат чыга. Без моны башкарып чыгарбыз дип уйлыйм», -ди ул.

     Төркия җитәкчелегенең Тукаебызны үзләренең классик әдипләре белән янәшә куеп, аның иҗатын өйрәнүгә җиң сызганып алынуы сөендерә. Төрекләр генә түгел, күпләр аның алдында баш ия. ТЮРКСОЙ оешмасының генераль сәркатибе Дүсен Касиенов үз чыгышында танылган казах әдибе Сабит Мукановның мондый сүзләрен китерде: «Тукай бер чорда да асылын югалтмый, сүнми торган классик булып калачак».

*  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ярдәмендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International