Г. Тукай әдәби музеенда «Дөньяны биеклектән күрер өчен» дип исемләнгән шигъри кичә үтәчәк

2011 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

     Татар әдәбияты тарихы музее Ш. Камалның мемориаль фатиры белән 26 гыйнвар көнне 14.00 Тукай әдәби музеенда Һ. Такташның тууына 110 ел уңаеннан «Дөньяны биеклектән күрер өчен» дип исемләнгән шигъри кичә үткәрә.

     Кичәдә Һади Такташ исемендәге бүләк шагыйрь-лауреатлары Рашат Низами, Рәдиф Гаташ, Лена Шагыйрьҗан, Ильдус Гыйләҗев катнаша.

     Филология фәннәре докторы, Фоат Галимуллин шагыйрь, аның иҗаты, татар әдәбиятында тоткан урыны турында сөйлиячәк.

     Кыска гына гомерендә, узган йөзеллыкның символы булырлык олуг шагыйрь Һади Такташның чор сулышын теркәгән әсәрләре Казанның театр училищесы студентлары тарафыннан яңгыраячак. ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган Эмиль Җәләлетдинев «Урман кызы» романсын башкарыр.

     Татар халкының яраткан шагыйре Һади Такташ (1901 – 1931) ХХ гасырның беренче таңында дөньяга килә. Татар әдәбиятында ул мәңгелеккә «Киләчәккә хатлар», «Мокамай», «Сыркыды авылы», «Җир уллары» шигъри трагедиясе һ.б. гасыр авырлыкларын сурәтләнгән әсәрләре белән кереп калды.

     Һ. Такташның соңгы Казан чоры аеруча иҗат өчен уңышлы. Монда ул шагыйрь буларак яңа сулыш ала. Тирән хисләр, уй-кичерешләр белән тулган «Алсу», «Мәхәббәт тәүбәсе» лирик шигырьләре дөнья күрә. 1927 елда аның беренче шигъри тупланмасы «Җир уллары» бастырыла. Татар драма театры сәхнәсендә «Камил», «Югалтылган матурлык» пьесалары дөнья күрә. 1930 елда ул «Киләчәккә хатлар» өстендә эшли башлы, әмма ахырына хәтле башкарып чыгара алмый.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте ТР Милли музее редакция бүлеге ярдәме белән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International