Муса Җәлил музей-фатирында «Кызыл ромашка» клубы утырышы узачак

2011 елның 21 гыйнвары, җомга

     2011 елда да М. Җәлил музей-фатирында урнашкан «Кызыл ромашка» клубы үз эшен дәвам итә. Яңа елның беренче утырышы 28 гыйнварь көнне 14.00 сәгатьтә үзачак. Ул танылган композитор Нәҗиб Җиһановның тууына 100 еллыгына багышланган. 

     «Кызыл ромашка» клубы утырышында Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре, музыка белгече Йолдыз Исәнбәт һәм               М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының музей фондлары баш саклаучысы Рәмзия Такташ, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинев катнашачак.

     Н. Җиһанов исемендәге Казан консерватериясе карамагындагы Урта махсус сәнгать мәктәп-колледжы укучылары башкаруында Ңәҗип Җиһанов көйләре яңгыраячак.

     Нәҗип Җиһанов композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе. Ул – сигез опера, өч балет, 17 симфония, симфоник поэмалар, увертюралар, сюиталар, романслар, күпсанлы җырлар авторы. Казанышлары да аз түгел – өч тапкыр СССРның Дәүләт, ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое. 2000 елдан Казан консерваториясе аның исемен йөртә.

     М. Җәлил һәм Н. Җиһанов... Бергәләп танылган «Илдар» һәм «Алтынчәч» операларын иҗат итәләр. Һәрберсе үз өлкәсендә талант. Шагыйрь һәм композиторных иҗади кушылуы, озак һәм катлаулы эш процессы икесе өчен дә тәҗрибә мәктәбе була.

     1941 елны «Алтынчәч» операсының премьерасы уза. Җәлил ул вакытка инде фронтта була. Җиһановка язган хатында Муса Ватан сугышына багышланган либретто иҗат итүен, һәм язып бетерүгә җибәрәчәге турында яза.

     М. Җәлилгә сугыштан әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Шагыйрьнең туган җиренә әсирлектә иҗат икән «Моабит дәфтәрләре» генә кайта.

     Бөек Ватан Сугышы вакыйгаларына һәм әйләнеп кайта алмаган иптәшенә багышлап Нәҗиб Җиһанов Әхмәт Фәйзи белән берлектә «Шагыйрь» операсын иҗат итәләр. Премьера уңышлы уза, әмма аншлаг белән узган 16 спектакльдән соң ул репертуардан алына. 

     Муса Җәлилнең үлеменә пәрдә ачкан «Моабит дәфтәрләре» 1953 елны бастырыла, композиторга «Шагыйрь» операсын тергезергә тәкъдим ителә. Әмма авторлар «Моабит дәфтәрләре» нигезендә яңа «Җәлил» операсын (1956) иҗат итәләр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте ТР Милли музееның редакция-нәшрият бүлеге – матбугат үзәге ярдәме белән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International