21 гыйнварьда 14 сәгатьтә Г.Тукай музееның әдәби-музыкаль салонында татар әдәбиятының классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 125 ел тулуга багышланган «Юллар чатында» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла.
Әлеге кичәнең Г.Тукай әдәби музеенда узуы очраклы түгел. Әдип Фатих Әмирхан халык шагыйре Г. Тукайның иң якын дусларының берсе булган. Бу ике шәхеснең тормышында һәм иҗатында уртаклык ифрат күп. Икесе дә бер үк елда туган, икесе дә мулла малае. Иманга тугрылык, милләткә мәхәббәт – һәр икесенең асыл сыйфатлары. Язмышлары аяныч, фаҗигале: чәчәк аткан егет чорында берсенең аякларын паралич сукса, икенчесе өметсез, дәвага бирешмәс үпкә чиренә дучар була. Шул ук вакытта табигать аларга искитмәле иҗади егәр бүләк иткән. Берсе – татарның бөек шагыйре, икенчесе – кабатланмас чалымлы классик әдибе сыйфатында мәйдан тота, үзләре исән чагында ук милләтнең йөзек кашлары буларак данга күмелә.
Татарстан Республикасы Милли музееның бай фондында татар мәдәниятенең атаклы шәхесләре белән бәйле күп санлы тупланмалар саклана. Алар арасында татар әдәбиятының классик язучысы Ф.Әмирханның мемориаль тупланмалары аерым урын алып тора.
Әдипнең шәхси архивы узган гасырның сиксәненче елларында туплана башлый. Аларның күпчелеген туганнары тапшыра. Кадерле ядкарьләр арасында язучының шәхси әйберләре, кулъязмалары, фотолары бар. Шулар арасында «Хәят» повестенең кулъязмасы, үзе исән чагында дөнья күргән китаплары зур кызыксыну уята. Аларны шушы кичә кысасында төзелгән күргәзмәдә күрергә мөмкин булачак.
Кичәдә шулай ук Ф.Әмирхан иҗатын өйрәнгән әдәбият галимнәре Ф.Галимуллин, Р.Ганиева, Ә.Закирҗанов, Р.Сверигин чыгыш ясаячак. Казан театр училищесы студентлары Ф.Әмирханның «Яшьләр» драмасыннан өзекләр күрсәтәчәк. Ә Казан музыка училищесы студентлары башкаруында татар халык җырлары яңгыраячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте ТР Милли музее редакция бүлеге ярдәме белән