Казанга Әлмәт Татар дәүләт драма театры килә

2011 елның 14 гыйнвары, җомга

     19-24 гыйнварда Казанга Әлмәт Татар дәүләт драма театры килә.

     Әлмәт­леләр башкала тамашачысына 6 спектакль тәкъ­дим итәчәк: «Оҗмах капкасы», «Балакаем», «Гашыйк Кәриб», «Капчык» һәм «Кызлар килде авылга», «Баязит». Соңгысын драматург Данил Салихов пьесасы буенча сәх­нәләштерелгән трагифарны Чаллы Татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов сәхнәгә куйды.

     «Баязит» үз эченә ике спектакльне сыйдырган. «Беренчесе» – язучының чынбарлыктагы тормышы. Аның әйләнә-тирәсендә бары китаплары һәм социаль хезмәткәр генә бар. Биредә ул – гадәти карт.

     «Икенче» спектакльдә исә Баязитның эчке тормышы күрсәтелә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте Ватаным Татарстан газетасы редакөиясе ярдәме белән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International