Гагауз автономиясенә Татарстан җитәкчелегеннән бүләккә музыка уен кораллары һәм тавыш көчәйтү җайланмалары тапшырылды. 16 сентябрьдә инструментлар автономиянең иҗат коллективларына тантаналы шартларда бирелде. Шушы уңайдан Гагаузиянең Комрат шәһәренә Татарстан Республикасы мәдәният министрының урынбасары Гүзәл Шәрипова һәм Россия Федерациясенең Молдовадагы илчесе Фәрит Мөхәммәтшин килде.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте