Сентябрьнең 21еннән 24енә кадәр Кырым Республикасының Бахчасарай районында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Түгәрәк уен» IX бөтенроссия татар фольклоры фестивале уздырыла. Анда Россия Федерациясенең егерме субъекты вәкилләре – барлыгы биш йөзгә якын кеше катнашачак.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте