15 сентябрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Свердловск өлкәсе туган якны өйрәнү музее фондларыннан «Невьян иконасы» дигән күргәзмә ачылды. Экспозициядә чиркәүләрдән борынгы 65 әйбер, шулар арасында Невьян иконачылары ясаган XVIII-XIX йөзгә караучы 20 уникаль икона да бар. XVI гасырга караган Евангелие һәм иске йола тотучыларның традицион киеме аеруча кызыксыну тудыра.
Күргәзмә октябрь ахырына кадәр эшли.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте